айсылу габдинова биография год рождения

Айсылу Габдинова: «Кайнанам улын Казанга авыр җибәрде»

айсылу габдинова биография год рождения. Смотреть фото айсылу габдинова биография год рождения. Смотреть картинку айсылу габдинова биография год рождения. Картинка про айсылу габдинова биография год рождения. Фото айсылу габдинова биография год рождения

Айсылу Габдинованы халыкка «Алабута» җыры танытты. Әмма ул халык җырларын башкарырга да, эстрадада да чыгыш ясарга сәләтле. Өстәвенә Айсылу – бик уңган хуҗабикә дә. Социаль челтәрдәге сәхифәсендә нинди генә рецептлар белән бүлешми!

Илфак Шиһапов һәм Айсылу

Айсылу Габдинова сәхнәдә беренче ел гына түгел. Әмма аны халык Илфак Шиһапов белән эшли башлаганнан соң гына таныды ди­сәм, ялгыш булмас. Яшь кызның тәҗрибәле продюсер белән эшли башлавы, әлбәттә, халык арасында имеш-мимешләр, гайбәтләр дә тудырмый калмады. Айсылу бу уңайдан үзе нәрсә уйлый икән?

– Илфак абый – гаиләмнең якын дусты, әтием белән бик тыгыз аралаша иде. Хәтта синең белән эшләмәсәм, рәхәтләнеп әтиең белән хезмәттәшлек итәр идем, андый кешеләр башка юк, дия иде. Ә минем өчен ул – укытучы, киңәшче булды. Өстәвенә, әтиемнән дә олырак кеше. Әлбәттә, кешеләрдә ­стереотип­лар бардыр. Продюсер да булгач, мөнәсәбәтләр булырга тиеш, дип уйлыйлар бит. Әле ярый ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләр хакында сүз барса. Егетләр белән ир-атлар эшләсә, алар арасында да мөнәсәбәтләр бар дигән сүзләр китереп чыгаралар. Илфак абый гаиләбезнең чын дус­ты булды һәм хәзер дә аның кызы Зәринә минем иң якын дустым. Икебез дә Илфак абыйны бик юксынабыз.

Илфак Шиһапов белән башка төрле мөнәсәбәтләрнең булуы мөмкин түгел, дип саный җырчы.

– Без беренче тапкыр Илфак абый белән «Яңа Гасыр» каналында бер тапшыруда очраштык. Икебез дә анда кунаклар идек. Янәшә утырганлыктан, икебезгә бер микрофонны бүлештек. Шунда сөйләшеп киттек. Ул әтине дә белә булып чык­ты. Кайчандыр бергә эшләгән дә булганнар. Без танышканда, Илфак абый Илназ Гарипов белән эшли иде. Әмма чыгыш ясау өчен хатын-кыз тавышы эзләгәне ачыкланды. Шуннан аралашып киттек. Тиз генә контракт буенча эшли башламадык, башта студияләргә барып, җырлар яздырып карадык. Эшли алабызмы дип, шикләнә идем башта үзем дә. Халыкта продюсерлар җырчыларны үзләренә кирәк вакытта гына файдаланалар, акча эшлиләр дә, аннан «чыгарып ата» дигән фикер бар бит. Мин дә башта бик уйладым, аннары соң инде аның белән эшли башлавым ялгыш булмавын аңладым. Илфак абый продюсер да түгел ул, иҗат белән кайный торган кеше иде. Башкалардан минем «продюсер продуктны сата да акча эшли», дигән фикер ишеткәнем бар иде. Илфак абыйны исә беренче чиратта иҗат кызыксындырды. Ул авылларда ­шәхси концертларымны куя башлады. Концертка 15 кеше килсә дә, без борылып кайтып китми идек. Бу ­синең өчен дәрес, синең өчен кирәк, дип, шуның белән янып яши идек, – ди Айсылу продюсер белән эшчәнлеге хакында.

Билгеле инде, һәр эштә дә кешелеклелек сыйфатлары тәэсир итми калмый. Укучы белән укытучымы, табиб белән авырумы, кибетче белән сатучымы — нинди генә профессиядә дә кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре өстен чыга.

– Илфак абый кебек яхшы, чис­та күңелле кешеләргә шоу-бизнес­та урын юк. Нечкә күңелле, чиста күңелле булуы үзен харап иткәндер дә, дип уйлыйм. Ул шул кадәр кешеләргә ышана, сабый бала кебек ачык күңелле иде һәм ул кешеләрнең алдашуын, хыянәтне бик нык авыр кичерде. Бик кешелекле булды һәм минем андый кешеләрне очратканым да юк. Аның белән сәгатьләр буе сөйләшеп утырып була иде. Миңа – 20, аңа 40 яшь булса да, аерманы сизми идем. Чөнки ул сабый бала кебек нык ихлас булды.

Айсылу үзе дә элегрәк кешеләргә ышанучан булган. Әмма тормыш тәҗрибәсе безне үзгәртә бит.

– Мин бик ышанучан, әмма ул ышану югала бара. Яныңда бер-ике якын кешең булырга мөмкин, ләкин күбрәк үзеңә генә ышануны күбрәк хуплыйм. Минем белән бик якын аралашкан, минем хакта бик күп нәрсә белгән кешеләр читкә барып, минем хакта начар әйберләр сөйләп йөрүчеләр дә булды. Андыйларны элегрәк гафу итеп, аралашуны дәвам итә идем. Хәзер үзгәрдем. Гафу итәм, әмма тормышымнан алып атам, – ди Айсылу.

Иҗат һәм Айсылу

Әгәр продюсер эшли торган икән, әлбәттә, аның белән иҗат итү күпкә җиңелрәк, дигән фикердә Айсылу.

– Бүгенге заманда сәләт кенә роль уйнамый, акчасыз бер нәрсә дә эшләп булмый. Радиога, телевидениегә чыгу ул акча белән бәйле. Җырны сатып алырга, эшкәртергә кирәк. Барысы да коммерциягә килеп төртелде. Яшь җырчылар өчен бик авыр вакытлар хәзер, без бик авыр чорга эләктек. Синең тавышың нинди генә матур булмасын, нәрсә генә эшләсәң дә, ярдәм итүчең, акчаң булмаса, әллә ни алга китеп булмый, – ди Айсылу Габдинова.

Җырчы кыз үзе татар эстрадасына кереп киткәнче, аның белән бик кызыксынмаган. Төгәлрәге, бөтенләй дә эстрада җырларын тыңламаган, классик әсәрләрне үз иткәнгә, опера һәм балет театрына йөрүне өстенрәк күргән.

– Хәзерге вакытта минем өчен татар эстрадасында яратып тыңлый торган, аның концертына йөри торган кеше юк. Талантлылар юк түгел, әмма хәзерге йолдызлар арасында үземә кумир таба алмыйм. Танылган җырчылардан шундый фикер ишеткәнем бар: «Дөрес җырлау, яхшы җырлау беркемгә дә кирәкми. Кеше белән гади булырга кирәк. Шунда алар сине аңлаячак». Әлбәттә, гади булу кирәк. Әмма тамашачыны без сәнгать, мәдәният белән тәрбияләргә тиеш. Төп максат бит шул. Безнең эстрада белән яшьләрне тәрбияләп булмый, – дип фикер белдерә Айсылу.

Моның сәбәбен ул җырларның сыйфатсыз булуында күрә. Нәкъ шундый җырлар хит булып китә. Хит исә — бер-ике җайлы гына сүздән торган такмак җырлар, ди җырчы. Моны бетерү өчен ул сәнгать советлары булдырырга һәм сәләтле яшьләргә акчасыз да телевидение, радиога чыгуны тәэмин итәргә кирәк дип саный.

– Тамашачы өчен сайлау мөмкинлеге дә булырга тиеш. Тик классика белән эстрада концертын сайлаганда, кеше икенчесенә барачак. Чөнки аңа җиңеллек, ял итәргә кирәк. Бик сирәк тамашачы, үзе билет алып, классик музыка концертына барачак. Акча артыннан куу, билгеле инде, сәнгатьне бетерәчәк. Гади бизнесны карасак та, кешегә кирәкле, ихтыяҗ булган әйберне саталар. Хәзер халыкта җиңел музыкага ихтыяҗ бар. Әлегә сәнгать яхшы якка күтәрелә дип әйтеп булмый. Яхшы җырлаучы, сәләтле яшьләр бар. Әмма акчасы булмаса, алар беркемгә дә кирәкми. Үзем классик җыр­чыга укыдым. Шуңадыр­мы миңа, син нык дөрес җырлыйсың, дип әйтәләр, язалар. Җиңелрәк, халыкчанрак җырларга кирәк, дип «киңәш» бирүчеләр дә бар.

Элек авторлар җырларны үзләре тәкъдим итсә, хәзер популяр булу өчен текстларны да, көйләрне дә сатып алырга кирәк. Айсылу сүзләренчә, ул сатып алган иң кыйммәтле җыр 15-20 мең сумга төшкән. Бу – җыр яздыру, аранжировкалардан тыш, әлбәттә.

Источник

Айсылу Габдиновага ире ипотека түлисе акчага алтын йөзек бүләк иткән

айсылу габдинова биография год рождения. Смотреть фото айсылу габдинова биография год рождения. Смотреть картинку айсылу габдинова биография год рождения. Картинка про айсылу габдинова биография год рождения. Фото айсылу габдинова биография год рождения

Соңгы арада җырчы Айсылу Габдинова үзенең ире Динислам белән Инстаграм сәхифәсенә кызыклы гына видеолар төшереп, урнаштыра башладылар. Күптән түгел Айсылуның интернет битендә тагын бер видео пәйда булды. «Ничек инде танышкан көнне онытып була?», — дип язган Айсылу аның астына.

Душтан чыгып, көзге каршында көязләнеп торган Айсылу иренә «Син бүген нинди көн икәнен беләсеңме ул», дип сорый. Ире дә аптырап калмый, «Беләм, бүген безнең танышкан көн һәм мин әзерләндем. Менә сиңа алтын йөзек алдым», — ди.

«Әмма, безнең бүген ипотека түли торган көн. Без бит февральдә таныштык», — ди, Айсылу, шатлыгын яшермичә, купшы бүләкне алып. Бу җаваптан югалып калган ир: «Бәтәч, анда календарьда бүгенге көн кызыл белән билгеләнгән иде бит»,- ди.

«Ипотека түли торган көн, шуңа күрә кызыл белән уралган», — ди Айсылу. Аннары аптырап, «Син түләдеңме соң», — дип сорап куя.

«Юк, — дип җавап бирә ире, — менә бит сиңа алтын йөзек алдым», — ди.

Айсылу да югалып калмый. «Мә, йөзекне кире бир дә, ипотека түлә», — дип, инде бармагына киеп куйган йөзеген кире салып, иренең кулына тоттыра.

Тагын да аптырашка калган Динислам, «Бүген чыннан да ипотека түли торган көнме? Без чыннан да февральдә таныштыкмы?», — дип башын кашый.

Айсылуның бу видеосын виртуаль дуслары бик охшаткан.

«Үтергечиски булды бу»;

«Дөнья бабай шулай баса, карамый яшькә-картка. Видео бик матур, кызык. Йөзек тә жалко бит әле кире бирергә»;

«Шул ипотека инде, җаным», — дип язганнар.

«Ювилер эшләнмәләрне кире алмыйлар бит», — дип, Динисламны яклап язучы да табылган.

Источник

Айсылу Габдинова: “Кияүгә ашыгып чыктым бугай. ”

айсылу габдинова биография год рождения. Смотреть фото айсылу габдинова биография год рождения. Смотреть картинку айсылу габдинова биография год рождения. Картинка про айсылу габдинова биография год рождения. Фото айсылу габдинова биография год рождения

Татар эстрадасы җырчысы, ТНВ телеканалы алып баручысы Айсылу Габдинова белән тормышындагы соңгы яңалыклары турында сөйләштек.

— Айсылу, Р.Ваһапов фонды белән хезмәттәшлегең озак дәвам итмәде.

— Күрәсең, алдан ук миндә зур кызыксыну булмагандыр. Кызыксыну булмагач, миңа да авыр булды, гомүмән, “нигә мине монда алдылар соң?” дигән сорау туды. Файда китермәдем түгел, фондка үз өлешемне керттем дип саныйм. Күп кенә концертларын алып бардым. Ваһапов фонды белән бик күп гастрольләр, концертлар булды. Күп булмаса да, җырлар иҗат ителде. Танылу да булды. Моның өчен Рифат Фәттаховка рәхмәтемне белдерәм.

— Хәзер нинди мөнәсәбәттә сез?

— Талашып аерылышмадык. Башка бергә эшләмибез дип килешкәч, бер концертларын алып барырга тиеш идем. Әмма бер адымымнан соң, мине концертка чакырмадылар.

— Рифат Фәттаховка үпкә сакламыйсыңдыр бит?

— Юк, әлбәттә. Ачу да, үпкә дә сакламыйм, рәхмәт аңа. Дөрес, алар ягыннан бераз читләтү сиздем. Әйтик, афишада өч кешене куеп, мине кертми калалар иде. Тик шулай да без күрешкәндә, исәнләшәбез. Бар да яхшы.

— Кабат продюсер белән эшләү мөмкинлеге булса, ризалашыр идеңме?

— Әгәр берәр текә продюсер хезмәттәшлек тәкъдим итсә, эшләр идем. Хәзер мин ул “кухня”ны бик яхшы беләм. Килешүне җентекләп өйрәнер идем. Продюсерның үзенә игътибарлырак карар идем, чөнки яшь чакта уйлап тормыйча ризалашасың. Үз тәкъдимнәремне дә кертер идем. Ләкин бу авыр заманда “акчаны җыр яздыруга, клип төшерүгә сарыф итәргә кирәкме икән?” дип тә уйлап куям.

— Сәхнәдә сирәк күренүең шуңа бәйлеме?

— Узган ел ике клип төшердем, берничә җыр яздырдым. Аларны ротациягә бирдем. Ә быел кызыксынулар бераз үзгәрде. Күптән түгел машина алдым. Хәзер машина йөртергә өйрәнәм. Шуңа күрә иҗатны бераз читкә куеп тордым. Матур киенәсе, яшисе, сәяхәт итәсе дә килә бит. Ләкин жырлар яздырмау вакытлычадыр дип өметләнәм.

— Бүгенге көндә кайда эшлисең?

— Ирең белән аерылышу турындагы сүзләр дөресме?

— Дөрес. Бер ел яшәгәч аерылыштык. Минем бу темага сөйләшәсе, кешегә чыгарасы килмәгән иде. Әмма бөтен кеше сорый, һәрберсенә аңлатып торасы килми. Шушы әңгәмәне укырлар да, сораулар калмас дип өметләнәм. Башка вакытта шәхси тормышым шәхси булып калачак.

— Димәк, икенче тапкыр кияүгә чыгуыңны без белми калырга мөмкин?

— Белүен белерсез. Әмма калган нечкәлекләрен сөйләп тормам.

— Ирең белән ничек кавыштыгыз?

— Кешене өйрәнү өчен ярты ел вакыт җитәме?

— Хәзер бу вакыт аз булган икән дим. Әгәр бер шәһәрдә яшәп, көн дә күрешеп йөрсәң, бәлки җитәр иде дә. Бер-беребезне белү җитмәгәндер дип уйлыйм.

— Хатын-кызда эчке тоемлау була, диләр. Синдә шикләнү, икеләнү булдымы?

— Дөресен генә әйткәндә, булды. Кулны сорарга килер алдыннан шик туа башлаган иде. “Дөрес эшлимме мин? Кирәкме икән бу миңа?” дигән икеләнү булды. Хәтта булачак ирем шалтыратканда, телефонны да аласы килмәде. Ләкин барысы да сөйләшенгән иде. Артка юл юк иде дип уйлый идем мин. Аннан соң татарларда кияүгә чыгып калырга дигән әйбер бар. Мин дә ашыгып кияүгә чыктым бугай.

— Шулай да аерылышуга нәрсә сәбәп булды?

— Безнең алда “кайда яшәргә?” дигән сорау туды. Дөрес, без аны алдан сөйләшеп куйган идек. Иремә эш булуга, Казанга күченергә планлаштырдык. Нәтиҗәдә өйләнешкәч, башта Чиләбедә яшәдек. Анда Бөтендөнья татар конгрессы оешмасында эшләп алдым. ТНВны калдырып китәсе килмәгәнгә күрә, ике атна саен эфирга Казанга кайта идем. Ә төп эшемнән китәргә туры килде. Ике арада йөрү бик авыр булды. Тагын бер сәбәп – безнең менталитетлар төрле. Ул күбрәк русча сөйләшә, фикерли иде. Балабыз булса, татарча сөйләшмәс инде дип борчыла идем.

— Эш булгач, Казанга күчендегезме?

— Әйе, Динисламга эш булгач, Казанга килдек. Чиләбедә дә, Казанда да әти-әниләрдән аерым яшәдек. Динисламның Казанга китүен әти-әнисе авыр кабул итте, үзенең дә кәефе үзгәрүчәнгә әйләнде. Туган ягын бик сагынды. Нәтиҗәдә ул Чиләбегә кайтып китте, ә минем анда кире барасым, урыслар арасында яшисем, фатир «снимать» итеп торасым килмәде. Татар кешесенә татарларсыз бик авыр икән.

— Бала алып кайтырга планлаштырдыгызмы?

— Бер ел үзебез өчен яшәргә, аякка басырга, аннары гына бала алып кайтырга уйлаган идек, ләкин насыйп булмады. Әмма бала алып кайту теләге бар. Укучыларыма карыйм да, балаларның самимилегенә, эчкерсезлегенә сокланам. Бигрәк тә кыз балаларны яратам. Матур гаилә турында хыялланам.

— Гаиләгезнең таркалуында кем гаепле дип уйлыйсың?

— Бер генә як гаепле була алмый, икебездә дә хаталар булгандыр. Ләкин Динислам гаилә тормышына әзер булмагандыр дип уйлыйм. Без бер-беребез өчен туган кешеләр түгел дим хәзер. Миндә хәтта артык сагыну хисе дә булмады. Мин әти-әнием өчен генә борчылдым. Аларга авыр булмасын, кеше сүз әйтмәсен дип кайгырдым.

— Гадәттә әти-әнисе кызына “кире кайтасы булма” дип әйтә.

— Айсылу, фамилияңне алыштырган идеңме?

— Әйе. Ирем теләге буенча аның фамилиясен алган идем. Ләкин хәзер үз фамилиямә кайттым. Ике шәһәр арасында аерылышу кәгазьләре белән йөреп хәлдән тайдым. Шуңа күрә ир белән хатынга башта никах белән яшәргә кирәктер дип уйлыйм. Һәрхәлдә бала туганчы. “Иделгә таянма, иргә ышанма”, диләр бит.

— Аерылышу сине үзгәрттеме?

— Үзгәртте. Үземне ныграк саклый, хөрмәт итә башладым. Бу хәл минем тормышта булырга тиеш булгандыр, күрәсең. Ул мине нәрсәгәдер өйрәтте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Источник

Айсылу Габдинова: «Кайнанам улын Казанга авыр җибәрде»

айсылу габдинова биография год рождения. Смотреть фото айсылу габдинова биография год рождения. Смотреть картинку айсылу габдинова биография год рождения. Картинка про айсылу габдинова биография год рождения. Фото айсылу габдинова биография год рождения

Айсылу Габдинованы халыкка «Алабута» җыры танытты. Әмма ул халык җырларын башкарырга да, эстрадада да чыгыш ясарга сәләтле. Өстәвенә Айсылу – бик уңган хуҗабикә дә. Социаль челтәрдәге сәхифәсендә нинди генә рецептлар белән бүлешми!

Илфак Шиһапов һәм Айсылу

Айсылу Габдинова сәхнәдә беренче ел гына түгел. Әмма аны халык Илфак Шиһапов белән эшли башлаганнан соң гына таныды ди­сәм, ялгыш булмас. Яшь кызның тәҗрибәле продюсер белән эшли башлавы, әлбәттә, халык арасында имеш-мимешләр, гайбәтләр дә тудырмый калмады. Айсылу бу уңайдан үзе нәрсә уйлый икән?

– Илфак абый – гаиләмнең якын дусты, әтием белән бик тыгыз аралаша иде. Хәтта синең белән эшләмәсәм, рәхәтләнеп әтиең белән хезмәттәшлек итәр идем, андый кешеләр башка юк, дия иде. Ә минем өчен ул – укытучы, киңәшче булды. Өстәвенә, әтиемнән дә олырак кеше. Әлбәттә, кешеләрдә ­стереотип­лар бардыр. Продюсер да булгач, мөнәсәбәтләр булырга тиеш, дип уйлыйлар бит. Әле ярый ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләр хакында сүз барса. Егетләр белән ир-атлар эшләсә, алар арасында да мөнәсәбәтләр бар дигән сүзләр китереп чыгаралар. Илфак абый гаиләбезнең чын дус­ты булды һәм хәзер дә аның кызы Зәринә минем иң якын дустым. Икебез дә Илфак абыйны бик юксынабыз.
Илфак Шиһапов белән башка төрле мөнәсәбәтләрнең булуы мөмкин түгел, дип саный җырчы.

– Без беренче тапкыр Илфак абый белән «Яңа Гасыр» каналында бер тапшыруда очраштык. Икебез дә анда кунаклар идек. Янәшә утырганлыктан, икебезгә бер микрофонны бүлештек. Шунда сөйләшеп киттек. Ул әтине дә белә булып чык­ты. Кайчандыр бергә эшләгән дә булганнар. Без танышканда, Илфак абый Илназ Гарипов белән эшли иде. Әмма чыгыш ясау өчен хатын-кыз тавышы эзләгәне ачыкланды. Шуннан аралашып киттек. Тиз генә контракт буенча эшли башламадык, башта студияләргә барып, җырлар яздырып карадык. Эшли алабызмы дип, шикләнә идем башта үзем дә. Халыкта продюсерлар җырчыларны үзләренә кирәк вакытта гына файдаланалар, акча эшлиләр дә, аннан «чыгарып ата» дигән фикер бар бит. Мин дә башта бик уйладым, аннары соң инде аның белән эшли башлавым ялгыш булмавын аңладым. Илфак абый продюсер да түгел ул, иҗат белән кайный торган кеше иде. Башкалардан минем «продюсер продуктны сата да акча эшли», дигән фикер ишеткәнем бар иде. Илфак абыйны исә беренче чиратта иҗат кызыксындырды. Ул авылларда ­шәхси концертларымны куя башлады. Концертка 15 кеше килсә дә, без борылып кайтып китми идек. Бу ­синең өчен дәрес, синең өчен кирәк, дип, шуның белән янып яши идек, – ди Айсылу продюсер белән эшчәнлеге хакында.

Билгеле инде, һәр эштә дә кешелеклелек сыйфатлары тәэсир итми калмый. Укучы белән укытучымы, табиб белән авырумы, кибетче белән сатучымы — нинди генә профессиядә дә кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре өстен чыга.

– Илфак абый кебек яхшы, чис­та күңелле кешеләргә шоу-бизнес­та урын юк. Нечкә күңелле, чиста күңелле булуы үзен харап иткәндер дә, дип уйлыйм. Ул шул кадәр кешеләргә ышана, сабый бала кебек ачык күңелле иде һәм ул кешеләрнең алдашуын, хыянәтне бик нык авыр кичерде. Бик кешелекле булды һәм минем андый кешеләрне очратканым да юк. Аның белән сәгатьләр буе сөйләшеп утырып була иде. Миңа – 20, аңа 40 яшь булса да, аерманы сизми идем. Чөнки ул сабый бала кебек нык ихлас булды.

Айсылу үзе дә элегрәк кешеләргә ышанучан булган. Әмма тормыш тәҗрибәсе безне үзгәртә бит.
– Мин бик ышанучан, әмма ул ышану югала бара. Яныңда бер-ике якын кешең булырга мөмкин, ләкин күбрәк үзеңә генә ышануны күбрәк хуплыйм. Минем белән бик якын аралашкан, минем хакта бик күп нәрсә белгән кешеләр читкә барып, минем хакта начар әйберләр сөйләп йөрүчеләр дә булды. Андыйларны элегрәк гафу итеп, аралашуны дәвам итә идем. Хәзер үзгәрдем. Гафу итәм, әмма тормышымнан алып атам, – ди Айсылу.

Иҗат һәм Айсылу

Әгәр продюсер эшли торган икән, әлбәттә, аның белән иҗат итү күпкә җиңелрәк, дигән фикердә Айсылу.
– Бүгенге заманда сәләт кенә роль уйнамый, акчасыз бер нәрсә дә эшләп булмый. Радиога, телевидениегә чыгу ул акча белән бәйле. Җырны сатып алырга, эшкәртергә кирәк. Барысы да коммерциягә килеп төртелде. Яшь җырчылар өчен бик авыр вакытлар хәзер, без бик авыр чорга эләктек. Синең тавышың нинди генә матур булмасын, нәрсә генә эшләсәң дә, ярдәм итүчең, акчаң булмаса, әллә ни алга китеп булмый, – ди Айсылу Габдинова.
Җырчы кыз үзе татар эстрадасына кереп киткәнче, аның белән бик кызыксынмаган. Төгәлрәге, бөтенләй дә эстрада җырларын тыңламаган, классик әсәрләрне үз иткәнгә, опера һәм балет театрына йөрүне өстенрәк күргән.

айсылу габдинова биография год рождения. Смотреть фото айсылу габдинова биография год рождения. Смотреть картинку айсылу габдинова биография год рождения. Картинка про айсылу габдинова биография год рождения. Фото айсылу габдинова биография год рождения

– Хәзерге вакытта минем өчен татар эстрадасында яратып тыңлый торган, аның концертына йөри торган кеше юк. Талантлылар юк түгел, әмма хәзерге йолдызлар арасында үземә кумир таба алмыйм. Танылган җырчылардан шундый фикер ишеткәнем бар: «Дөрес җырлау, яхшы җырлау беркемгә дә кирәкми. Кеше белән гади булырга кирәк. Шунда алар сине аңлаячак». Әлбәттә, гади булу кирәк. Әмма тамашачыны без сәнгать, мәдәният белән тәрбияләргә тиеш. Төп максат бит шул. Безнең эстрада белән яшьләрне тәрбияләп булмый, – дип фикер белдерә Айсылу.
Моның сәбәбен ул җырларның сыйфатсыз булуында күрә. Нәкъ шундый җырлар хит булып китә. Хит исә — бер-ике җайлы гына сүздән торган такмак җырлар, ди җырчы. Моны бетерү өчен ул сәнгать советлары булдырырга һәм сәләтле яшьләргә акчасыз да телевидение, радиога чыгуны тәэмин итәргә кирәк дип саный.

– Тамашачы өчен сайлау мөмкинлеге дә булырга тиеш. Тик классика белән эстрада концертын сайлаганда, кеше икенчесенә барачак. Чөнки аңа җиңеллек, ял итәргә кирәк. Бик сирәк тамашачы, үзе билет алып, классик музыка концертына барачак. Акча артыннан куу, билгеле инде, сәнгатьне бетерәчәк. Гади бизнесны карасак та, кешегә кирәкле, ихтыяҗ булган әйберне саталар. Хәзер халыкта җиңел музыкага ихтыяҗ бар. Әлегә сәнгать яхшы якка күтәрелә дип әйтеп булмый. Яхшы җырлаучы, сәләтле яшьләр бар. Әмма акчасы булмаса, алар беркемгә дә кирәкми. Үзем классик җыр­чыга укыдым. Шуңадыр­мы миңа, син нык дөрес җырлыйсың, дип әйтәләр, язалар. Җиңелрәк, халыкчанрак җырларга кирәк, дип «киңәш» бирүчеләр дә бар.
Элек авторлар җырларны үзләре тәкъдим итсә, хәзер популяр булу өчен текстларны да, көйләрне дә сатып алырга кирәк. Айсылу сүзләренчә, ул сатып алган иң кыйммәтле җыр 15-20 мең сумга төшкән. Бу – җыр яздыру, аранжировкалардан тыш, әлбәттә.

Гаилә һәм Айсылу

Быел Айсылу кияүгә чыкты. Белгечлеге буенча, ире – энергетик. Чиләбе егете. Әмма язмыш булгач, 1000 чакрым ара да яшьләр мәхәббәтенә киртә була алмый. Динислам иҗат кешесе булмаса да, татар җанлы булуы аны Чиләбе өлкәсе Татар конгрессына китергән һәм бәйрәмнәрдә, төрле чараларда чыгыш ясаган, җырлаган да. Татар концертлары оештыру белән дә шөгыльләнгән.
– Без Чиләбегә өч тапкыр концерт куярга бардык. Беренче тапкыр баргач, булачак ирем белән таныштым. Икенче барганда, без языша, аралаша башладык. Өченче тапкыр баргач, ул мине очрашуга чакырды. Без аралаштык һәм китәр вакыт җиткәч, безгә бик моңсу булып калды. Шунда бергә булыр­га теләвебезне аңладык. Аралаша башладык. Ул минем янга Казанга, 1000 чакрым араны узып, эшләрен ташлап килә иде. Бер көнгә булса да килде. Үзен ул бик яхшы яктан күрсәтте. Озакка сузмыйча, миңа тәкъдим ясады. Чын ир-егет сыйфатлары бар аңарда. Хәзер бит егетләр кызлар кебек. Аларга игътибар күрсәтергә кирәк. Кызлар да егетләргә бүләкләр сайлап йөри. Динислам исә әтиләр кебегрәк тәрбияле, – ди Айсылу.
Гаилә коргач, яшьләр берара Чиләбедә яшәп ала, чөнки Динисламга Татарстан башкаласында эш табылмый. Айсылуга ике атна анда, ике атна Казанда булырга туры килә. Динисламга үзенең туган шәһәрен, туганнарын ташлап, Казанга күченү дә җиңел бирелми, әлбәттә. Тик булачак балаларын татар мохитендә тәрбияләү теләге яшь гаиләне Казанда төпләнергә дигән карарга этәрә.

– Каенанам миңа үз кызына караган кебек карый. Яшь аермабыз 20 яшь тирәсе генә булгач, дус кызлар кебек аралашабыз. Хәзер дә еш аралашып торабыз. Чиләбедә андый кызлар юк, диде. Улын Казанга авыр җибәрде, әмма сезгә анда яхшырак булачак дип, хәер-фатихасын бирде. Улын бик ярата, гәрчә иремнең әле тагын энесе булса да.

Яшь гаилә әти-әниләреннән аерым яши. Бер аш бүлмәсендә ике хуҗабикә була алмый дип саный җыр­чы. Өстәвенә, Айсылу инде 22 яшьтән үк әти-әнисеннән аерым тора.
Ирен Айсылу әтисенә охшата. Тышкы кыяфәтләре дә, тавышлары да хәтта охшаш икән.
– Әти-әниләр белән танышканда, мин бик дулкынланган идем. Ул әти-әнисе белән поездда килде. Бик җылы очрашу булды. Мин үскән гаиләдә безнең әти баш кеше. Үземнең гаиләдә исә бар нәрсәне дә уртага салып сөйләшәбез.

Ә гаиләне ишәйтү турында нәрсә уйлый икән яшь парлар? Анысы хакында да сораштым.
– Бер урында утырырга яратмыйм, гел – хәрәкәттә. Бер көн өйдә ятсам, миңа авыр була башлый. Әлбәттә, бала кирәк инде. Алла боерса, бер генә дә түгел. Әмма озак­лап өйдә утыру дигән әйбер мине бераз шикләндерә. Аллаһы Тәгалә ничек куша, ничек бирә инде. Махсус менә шул вакытта бала алып кайтабыз дип, әлегә планлаштырмыйбыз, – ди Айсылу.
Айсылуның иҗатында да, гаи­ләсендә дә бар да яхшы булуын теләп калам!

Лилия ЛОКМАНОВА

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/aysylu-gabdinova-kaynanam-ulyn-kazanga-avyr-ibrde

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Источник

айсылу габдинова биография год рождения. Смотреть фото айсылу габдинова биография год рождения. Смотреть картинку айсылу габдинова биография год рождения. Картинка про айсылу габдинова биография год рождения. Фото айсылу габдинова биография год рождения

Илфак абыйга истәлек итеп, Зәринә белән «1000 еллар» дигән видео төшерергә телибез


— Айсылу, Илфак Шиһаповның үлемен ничек кабул иттең? Илфакның күңел төшенкелеген белә идеңме? Сезнең хакта төрле сүзләр йөрде, аның белән нинди мөнәсәбәтләрдә булдыгыз?

— Илфак белән эшләү дәверендә нәрсәләргә ирештең? Аның белән күтәрелә, таныла алдың дип уйлыйсыңмы?

— Илфак белән тормышка ашмый калган планнарыгыз калдымы?

— Киләчәктә Илфакның җырларын җырлаячаксыңмы?

— Илфакның гаиләсе белән аралаша идеңме? Хәзер элемтәдә торасыңмы?

— Илфак абыйның кызы Зәринә һәм аның гаиләсе белән аралашам. Аларга кунакка да барганым бар. Илфак абыйның әнисен дә беләм. Концертлар белән барган саен төркемебез әнисенә чәй эчәргә керә иде. Әнисе миңа бик яхшы мөнәсәбәттә иде.

Рифат абый булмаса, мин хәзер нәрсә эшләгән булыр идем икән?

— Мин Рифат абыйга бик рәхмәтлемен. Шундый авыр вакытымда мине калдырмады, үз командасына алды. Беренче иҗат җимешебез булып Ризван Хәкимовның «Сагыну» җыры яздырылды. Бу җырга клип төшердек. Алдагы көннәрдә дә яңа җырлар яздырырга җыенабыз. Рәнис Габбазов, Азат Абитов концертлары белән гастрольләрдә йөрибез. «Ваһапов фестивале йолдызлары» проектында да катнашам. Рифат абый булмаса, мин хәзер нәрсә эшләгән булыр идем икән?

әңгәмәне Рифат Фәттахов белән дәвам итәбез:

— Рифат Әхмәтович, Айсылуга нинди өметләр баглыйсыз? Аның белән килешү нинди вакытка төзелде?

— Айсылуны нинди образда күрәсез?

— Рифат Әхмәтович, тагын бер җырчы алу башка артистлар белән эшчәнлегегезгә тискәре йогынты ясамасмы?

— Юк, аларның һәрберсе төрле. Әле миңа тагын бер җырчы кирәк. Озакламый мин аны сезгә игълан итәрмен, әлегә кем икәнен әйтмим. Миңа классик, академик стильдә җырлаучы җырчы кирәк. Хәзерге вакытта без ул егет белән сөйләшүләр алып барабыз, рәсми документлар расланмаган, кул куелмаган. Әзерлек этабы бара.

Безгә милләтне саклауның, телне, мәдәниятне үстерүнең башка юлларын да карарга кирәк

әңгәмәне Айсылу Габдинова белән дәвам итәбез:

— Тел турында сүз чыккач, Айсылуның да бу хакта фикерләрен ишетәсе килә. Мин Айсылуны беренче тапкыр «Татар кызы» бәйгесендә күрдем. Шәһәр кызы булуына карамастан, татар телен камил белүенә сокланган идем. Айсылу, татар теле тирәсендәге вәзгыять сиңа ничек тәэсир итте?

— Айсылу, продюсер белән эшләү сиңа уңайлымы? Күпләр моны ирекне кысу дип кабул итә.

— Мин үз теләгем белән эшләргә килдем. Гомумән, бүгенге көндә продюсерсыз эшләүне күз алдына да китерә алмыйм. Без бүген шундый заманга килеп җиттек, продюсерсыз эшләүнең мәгънәсе юк дип саныйм.

Р.Ф. : Алар бит аякка баса башлагач, ирек кирәк, диләр. Беренче елларны ирек кирәкми, күзеңә генә карап торалар. Рифат абыйларын Ходай Тәгалә урынына күреп, газета-журналларга интервьюлар бирәләр. Әкрен генә аякка баса башлауга, аларга ирек кирәк. Ләкин алай булмый. Килешүгә беркемне дә мәҗбүр итмиләр. 21-22 яшь булса да, бөтенләй бала түгел бит алар. Килешүгә кул куйгач, аны үтәргә кирәк.

— Ә бәлки ул килешүнең вакытын кыскартырга кирәктер?

— Әңгәмәбезне төгәлләп, нинди теләк-фикерләр әйтергә телисез?

— Безне чакырганыгыз өчен бик зур рәхмәт! Айсылуга уңышлар телибез! Шуны әйтәсем килә, без бүген Айсылу белән беренче тапкыр интервью бирәбез. Бу хәтта махсус эшләнелгән кебек. Киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр чыгабыз. Айсылуның киләчәге бар, дип өметләнәм. Озакламый аны эстрадабызның йөзен тәшкил итүче йолдыз итеп күрербез дип ышанам.

Источник

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *