болгар радиосы ведущие фото с именами
«Болгар радиосы» алып баручысы Гөлназ Фәйзрахманова ире Илнур Фәйзрахманов белән ни өчен аерылышуын бер ел үткәч аңлаткан
«Болгар радиосы» алып баручысы Гөлназ Фәйзрахманованың Инстаграмын күзәтеп баруы кызык. Кибеттә сатылган нинди ризыклар сәламәтлеккә зарарсыз, нинди витаминнар файдалы, тәмле өчпочмакларны ничек пешерергә – барысын да күреп була. Соңгы ярты елда хыялларны ничек тормышка ашырып булуы, күңел тынычлыгына ничек ирешергә мөмкинлеге турында да сөйли. …
Гөлназ әле узган ел гына рәсми рәвештә ире белән аерылышты.
Бу хакта шауламадылар, интервьюлар бирмәделәр. Шуңа аның белән сөйләшүне шушы хакта башладык.
– Гөлназ, ирегез Илнур Фәйзрахмановны халык яхшы белә. Сезнең аерылышуны белгәч, күпләр шаккатты. Матур гаилә идегез.
Ни сәбәпле аерылыштыгыз? – Аерылышуыбызның сәбәбе турында, мөгаен, роман язарлык кадәр сөйләргә мөмкиндер. Таш атарга да, кемнедер пычратырга да җыенмыйм, ул миңа кирәк тә түгел.
Без шундый чорда яшибез – кешеләр үз-үзләрен белмиләр, ишетмиләр, үзләренә ни кирәк булуын аңламыйлар. «Кеше шулай яши бит әле – мин дә яшәрмен.
Кеше шулай итә, мин дә шулай итәрмен», – дисең. Бу – автопилотта яшәү дип атала. Автопилотта яшәү миндә дә булды.
Әниләр яки туганнар әйтте, дип, кияүгә чыктым. Өлгергәнме мин, юкмы, моны уйламадым. Үземне дә яхшылап белмәгән килеш, башка кешене үз дөньяма чакырдым. 22 яшьлек чагым, япь-яшь идем ул вакытта.
Радиода Илнур белән бергә эшләдек. Хәзер генә анализ ясап утырам: миңа, гомумән, утыз яшьләремә кадәр кияүгә чыгарга кирәк булмаган.
Шулай дип әйткәч, кеше нигәдер аның начар ягын гына уйлый. «Ә-ә, моның гүләйт итәсе килгәндер инде», – диләр. Алай түгел. Кешегә зирәклек туплар, үзен аңлар өчен вакыт кирәк. Мин дә ул вакытта сабый булганмындыр.
Бөтенләй әзер булмаган килеш гаилә кордым. Ул гашыйклык белән корылган гаилә түгел иде, ул акыл белән корылган гаилә булды
. Төннәрен сорап ятканнарымны хәтерлим: «Юлыма балаларыма яхшы әти булырдай төпле кеше чыксын иде», – дип. Шундый кешене очраттым да. Илнур шундый. Ул вакытта әни дә бик каты яратты аны. «Акыллы кеше ул кызым, чык син аңа», – диде.
Мин ут кебек идем. «Тынычрак кеше кирәк моңа, урнашып калсын балам», – дигәндер инде әни. Илнур белән 14 ел бергә яшәгән чорда газапта яшәдем, дип әйтә алмыйм. Ләкин, эчке генә түгел, без аның белән тышкы яктан да бөтенләй төрле кешеләр идек. Әмма, кешеләр идеаль булмый, дип, уңай якларын табарга тырышып яшәдем. Карьера төзедем, балалар таптым.
Балаларны беркайчан да кем өчендер дип түгел, үзем өчен таптым. Аларның икесе дә бәхеттә, мәхәббәттә, теләп табылган балалар. Тулысы белән аларны үземнеке дип саныйм.
Шул ук вакытта аларның әтиләре дә булуын аңлыйм һәм әтиләре булганга, Илнурга хөрмәтем зур. Нинди генә проблемалар аша узсак та, мин аларның аралашуына, очрашуына каршы төшмим.
Балалар Илнур ягына кайтып йөриләр, үзем дә кайттым хәтта. Өйләренә кереп, чәйләр эчтем. Күршеләргә, авыл кешеләренә сәердер инде ул элеккеге киленнең кайтып йөрүе.
«О-о, болар яңадан кавышканнар бугай», – дип тә уйлыйлардыр. Бездә бит шулай – кешеләр аерылыша икән, талашып бетәләр. «Баланы сиңа күрсәтмим», – дигән сүзләр китә…
Мин ул әйбер яклы түгел. Нәрсә генә кичерсәң дә, син әлеге кеше белән бергә булган, җаваплылыкны үз өстеңә алып, гаиләгезне коруда катнашкансың.
Димәк, алга таба да әлеге җаваплылыкны үз өстеңдә тотарга кирәк. Син ике арада булган мөнәсәбәт өчен җаваплы. Балаларыңның аралашуы өчен дә җаваплы. Әмма шул ук вакытта чикләрне куя белергә кирәк.
Чөнки без ир белән хатын булудан туктадык. Без – әти белән әни. Һәм бары шушы рольне генә үтибез. Аерылышуыбызның сәбәбенә килгәндә…
Ул тиз булмады. 4 ел дәвамында күңелем белән Илнурдан аерылганмындыр. Ул нәрсә дигән сүз? Бер көндә аерылышып булмый, кешене күңелеңнән әз-әзләп алып атасың.
Туганнар гына белгән проблемалар күп булды. Аның сәбәпләрен сөйләп, кемнедер пычратасым килми. Кыскасы, кеше ниндидер чит кешегә әверелә бара. Кайчандыр син аның белән бер өстәл артына утырып ашаган, бер ятакта йоклаган, балаларың бар аннан… Һәм бердән бер көнне бөтенләй чит кешегә әйләнә. Бу аерылу миңа авыр бирелде.
– 4 ел дәвамында акрынлап ераклаштым, дидегез, ә ул моны сиздеме?
– Әлбәттә. Аралар суынды, бергә йоклау бетте, хөрмәт бар иде, кайткан вакытына чәй куеп торулар бар, көнкүреш дәрәҗәсендә тормыш дәвам итә.
Тик бер-береңнән шул кадәр читләшеп бетәсең. Шул ук вакытта апа белән абый кебек яшәвеңне дәвам итәсең. Менә шундый яшәү башланды безнең. Һәм күпмедер вакыт – бер-ике ел шулай яшәдек әле без. Ни өчен яшәдек? Мин һәрвакыт әйтә идем: «Гөлназ, төптән өзмә әле, тукта. Бөтен кеше дә шулай яши. Син кара әле башка гаиләләрне?!
Ире өенә кайта, тик башкасы белән йоклый. Кирәкми, ашыкма»… Проблемалар булганда, гел сөйләшүгә чакыра идем.
Хәтта: «Әйдә, психологка барыйк», – дип тә карадым. Бөтен проблемаларны уртага салып сөйләшү яклы идем. Ул үз эченә бикләнеп яши торган кеше. Кирәк дип тапмый икән, димәк кирәк түгел. Мин генә тырышып алып кала алмыйм.
– «Аерылышабыз», – дигән сүзне беренче булып сез әйттегезме, улмы?
– Үзеннән-үзе килеп чыкты, үзенең дә миңа миллион мәртәбә әйткәне бар иде: «Син аңлыйсыңмы соң, Гөлназ, без икебез ике төрле кеше», – дип. Мин белмим, кемнән чыккандыр ул «аерылышабыз» – дигән сүз, әмма гаризаны мин илтеп бирдем. 2017нче елда 15нче май көнне суд булды. Ул судка килмәде. Чыккач еладым. Беләсеңме нәрсә өчен елау иде ул? Вакытында дөрес җиргә борылып китмәгәнмен…
Күпме вакытыбыз узды: аныкы да, минеке дә. Була бит шулай. Ләкин берни дә эшли алмыйсың, ул синең тәҗрибәң.
Миңа авыр булды. «Ничек яшәрмен? Балаларны ничек тәрбияләрмен? Мин нигә бу хәлдә соң?
Нишлим?» – дигән сорауларны күп бирдем үземә.
Мин үземдә шуны хис иттем.
Елыйм да елыйм, туктый алмыйм. Сәгатьләр буе еладым. Бу эмоцияләрне яшәү дип атала. Моңа кадәр булган барлык борчуларым, куркуларымны елап, үзем аша үткәрдем.
Бөтенесен чыгардым. Шуның кадәр рәхәт булды. Ике атна рульгә утыра алмадым хәтта, чиксез бәхет хисе бар иде миндә. Башта үземне акылдан язганмын дип уйладым.
Тик соңыннан интернетта укып аңладым, бу кичерешләрнең фәндә үз аңлатмасы бар икән. Кеше 99,9 процент энергиядән тора. Һәр секунд саен яңа энергия кабул итәбез, искесен чыгарабыз.
Ашыйсың – яңа энергия, сикерәсең – яңа энергия. Ә иң мөһиме – чит кешеләрнең әйткән сүзләре, эчебездә яшәгән куркуларыбыз, көнчелек, бәхет болар да – энергия.
Начар энергия эчкә җыела. Аларны вакытында чыгармаганда, иске капчыклар сөйрәп йөргән кебек яшибез, һәм иң соңыннан ул чир китереп чыгара. Боларны елап чыгарырга тиешбез. Ә без киресенчә, эмоцияләрне эчебездә яшерәбез.
Яшергәч ул бер кая да китми, эчебезгә тупланып бара. Хәзер гинекология, терапия кебек фәннәр белән, шушы аңлатмаларны биргән биоэнергетика дигән фән дә өйрәнелә башлады. Ул эмоцияләреңне эчкә җыймаска, куркудан арынырга, чирләмәскә булыша.
Биоэнергетиканы укып, үзеңне дәваларга, кешеләрнең энергетикасын тоярга өйрәнәсең.
Үзеңә нәрсә кирәк булуын аңлый башлыйсың, проблемаң бетә. Бу шулкадәр рәхәт халәт. Әгәр дә син иске энергияңә чыгарга ирек бирмисең икән, ул синең уйларыңа күчә.
«Гел күңелсез хәлгә очрыйм. Мине беркем яратмый», – дип, начар энергия белән яшәргә ярамый. Уең нинди, тормышың шундый. Аннан соң, бөтен җирдә чир хәзер – кешеләр күпләп авырыйлар.
Күп кеше аерылыша, проблемаларын хәл итә алмый. Ни өчен? Фәнни яктан моңа аңлатма бар. Күп кеше үзен бәхетсез хис итә, көнләшә, талаша, ачу саклый…
Болар түбән вибрацияле энергияләр. Һәм гел шулар белән генә яшәсәң, синең вибрацияң түбән була. Планетабызның да вибрациясе бар.
Галимнәр аны гел үлчәп тора. Бик күп гасырлар буе ул гел бер дәрәҗәдә торган, үзгәрмәгән. Тик 2013нче елдан җир вибрацияләренең көче арта башлаган.
Игътибар итсәгез, 2013нче елдан соң, рак белән авыручылар, үз-үзенә кул салучылар артты. Кешеләр еш аерылыша, әллә ниләр эшлиләр… Чөнки негатив белән яшәп, җир вибрациясен куып тота алмыйлар һәм җир алардан котылу җаен карый.
Чирлиләр, тормышлары артка китә. Шуңа күрә, вибрацияң югары булсын дисәң, бәхетле, канәгать, яхшы күңелле булырга кирәк. Мин кешеләрне интернет аша да шуңа өйрәтәм. Бу мин уйлап тапкан әйбер түгел, фәндә язылган.
– Сез биоэнергетика белән кызыксына башлагач, хыялларымны тормышка ашырырга өйрәндем, дип сөйләгән идегез…
– Әйе. Кеше үзен-үзе аңлый башлагач, хыяллары кабул була. Әйтик, җиде ай элек үзем теләгән кешене очратырга хыяллана идем. Иренмәдем, «шундый булсын, мондый булсын», – дип, биш бит тутырып аның сыйфатларын, тышкы кыяфәтен дәфтәргә яздым. Һәм шундый кешене очраттым да.
Теләк кабул булсын өчен, башта ният кирәк. Икенче чиратта, моның кабул булуын чын күңелдән теләвең.
Бар игътибарыңны шушы хыялыңа юнәлтеп, шуның турында гына уйлап йөрисең, аны тормышка ашкан дип күз алдыңа китерәсең икән, кабул була.
Мәсәлән, синең фатирың булачак. Ул шундый матур, син аңа матур келәмнәр алып куйдың. Ипотекасын түләп бетердең…
Шуны хис итеп йөрергә кирәк һәм ул булачак. Тормышыңда шундый вакыйгалар башланачак, теге хыялыңа якынайта торган. Мин аңа ышанмас идем, ләкин үземнең шулай ук булды.
Мин хәзер шундый чиктә – ак бит. Ак биткә нәрсә ясыйсың, шул булачак. Кайвакыт утырам да, уйлыйм – нәрсә турында хыялланыйм икән, дип. Һәм аның тормышка ашачагын да беләм. Бөтен кешенеке дә килеп чыга ул. Үзаң шундый әйбер, нәрсәгә ышансаң, шул була. – Җиде ай элек хыял дәфтәренә язган кешемне тормышымда очраттым дидегез. Димәк, сезнең очрашып йөргән кешегез бар?
– Юк, без инде аның белән аерылыштык. Башта ул кеше белән очрашып йөрдек, кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Бергә яшәү өчен өй караштыра башлаган идек…
Бер көнне тотты да: «Сине әти-әниләр белән таныштырырга телим, син әзерме?» – диде. Шушы сүзләрен ишеткәч, куркып калдым һәм үземнең әле әзер булмавымны аңладым. Кешене алдап, аның вакытын алып, вакыт сузып йөрисем килмәде. «Мин барыбер синең белән булырга телим, сине үз хатыным итеп күрәм», – диде.
Икенче мәртәбә дә әзер булмаган килеш кияүгә чыкмаячакмын. …
Гомумән, Илнур белән аерылышкач, шуны сиздем – ир-атларның миңа күзе төшә икән.
Өйләнмәгәннәренең генә түгел, өйләнгәннәренең дә. Өйләнгән булсалар да, очрашырга тәкъдим итеп язучы ирләр шактый булды. Шуннан соң интернетка пост яздым: гаиләсе булган ир-ат белән минем беркайчан да, бернәрсә дә булмаячак, дип. Беләсеңме, мин аны элек күз алдына китерә дә алмый идем, ә чынлыкта күп ирләр хатыннарына хыянәт итә икән. Хатыннары бу хакта белми дә. Шаккаттым.
– Ә өйләнмәгәннәр белән беренче очрашуга, «свиданиега» ничә мәртәбә бардыгыз?
– Алты мәртәбә. Тик бишесе «беренчесе, соңгысы» булды. алтынчысында гына үзем эзләгән кешене тапкан идем, аның белән дә аерылыштык. Гадәттә, барам да, күрәм дә, беренче минутларда ук качасы килә башлый. Шундук аңлыйм – минем кешеләр булып чыкмый. Хәзер гомумән, янымда артык кешеләр калмады. Барысы да мине аңлый торган, күңелемә якын булганнар гына.
Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА,
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Болгар радиосы ведущие фото с именами
— Есть ли у тебя личный девиз?
— Нужно всегда оставаться самим собой.
— Любимый город? И где любишь отдыхать?
— Любимый город Казань.Где мне хорошо и комфортно, там и люблю отдыхать..
— Какой самый дорогой подарок тебе приходилось принимать?
— Самый большой подарок мне подарили родители, это — жизнь. За это им огромное спасибо.
— Чем занимаешься в свободное время?
— Если остается свободное время, то я иду в магазин и ничего не покупаю. Просто хожу, смотрю.
— Что вынесешь из горящего дома первым?
— Людей, затем животных.
— Что можешь делать изо дня в день и это тебе не надоест?
— Водить машину, работать на радио.
— Сможешь в одиночку прожить неделю?
— Да, но только неделю, не больше.
— Ты выбираешь или тебя выбирают?
— По-разному. Чаще я выбираю.
— Кем ты мечтал в детстве быть по профессии?
— В детстве я мечтала стать космонавтом и сейчас мечтаю.
— Если увидишь падающую звезду, то какое желание загадаешь?
— Просто смотрю с восхищением. Так как я не верю в такие вещи.
Фаиль Гимадов
Фаиль Гимадов запись закреплена
ЙОРТКА, НИГЕЗГӘ ДОГА КЫЛЫП ТЕЛӘК ТЕЛӘҮ.
Бисмилләһ ир рахмән ир рахим.
Аллааһүммә раббәнәә әңзилнәә мүңзәләм мүбәәракә үә әңтә хайруль мүңзилиинә раббәнәә әәтинә фиддүньйәә хәсәнәтә үә фил әәхыйрати хәсәнәтә үә кы-йнәә гәзәәбә ннәәр.
Аллаһы тәгаләнең исеме белән!
Әй, рәхимле, шәфкатьле Раббым, җирләр дә, күкләр дә Синең әмереңә буйсына! Бөтен сөенечләр һәм хәсрәтләр Синең кулыңда! Әй, Раббым, теләгән бәндәләреңә һәм теләгән җирләргә Син бәрәкәтләр иңдерәсең! Теләсәң, ул бәрәкәтләрне ала да аласың. Әй, Раббым, шушы нигезләргә бәрәкәтеңне, рәхмәтеңне, нурыңны һәм сакчы фәрештәләреңне иңдер. Шушы нигездә яшәүче бәндәләреңнең тәннәренә — сихәт, җаннарына — тынычлык, калебләренә хидәят нурын иңдер һәм араларына өлфәт мәхәббәтләр насыйп ит. Әй, Хафиз булган Аллаһ, аларның нигезләрен һәм үзләрен күзләр күрә алган һәм күрә алмаган бөтен начарлыклардан сакла! Бигрәк тә ут бәлаләреннән, су басулардан, җил-давыллардан, каракларның начар эшләреннән сакла! Шушы нигезләрендә сөенеп, шатланып, киң ризыклар белән ризыкланып озын гомерләр яшәүләрен насыйп ит. Әмин.
Фаиль Гимадов запись закреплена
Рамис Латыпов
2. СССР заманында эремчекнең ничә процент майлылыкта булачагын да Мәскәү билгеләгән, диләр. Хәзер тагын шул башлана. СССР таралуының сәбәбе шул артык үзәкләштерү дип күпме сөйләделәр – барыбер шул заманга кире кайтырга дигән курс алынды.
Федерализм юкка чыга, төбәкләр Мәскәү кушканны гына эшләүчегә әйләнә. “Нәрсә булган инде Мәскәү кушканча эшләсәләр” дип уйлаучылар һәм шулай дип директка язучылар булуын күзаллап, хәзер үк җавабын да язам. Үзегез белән мисал китереп карагыз. Бәдрәфне кая урнаштырасын авыл җирлеге башлыгы килеп төртеп күрсәтсә, кайсы түтәлдә нинди яшелчә үстерергә кирәклеген авыл советы секретаре әйтеп йөрсә, ошар идеме? Алар Мәскәүдән торып ни үзләре эшләмәячәк һәм ни эшләргә икәнен белмәячәк тә. Башны бутап йөриләр дә + аларның бернинди җаваплылыгы та булмаячак.
Безнең җиде депутатның бу законга каршы тавыш бирүе – бик табигый хәл. Алар Россиядә федерализмны яклап тавыш бирделәр. Татьяна Ларионова “кич буе үгетләделәр, әмма мин бу законны яклап тавыш бирергә республика халкы алдындагы җаваплылык һәм намусым кушмый” дигән. Рәхмәт аңа! Әле генә сайландым, мандат кадерле дип тормаган.
Каршы тавыш бирүчеләрнең берсе генә – Морозов кына безнеке. Безнеке дип, хәзер инде безнеке дә түгел, Мәскәүгә киткәч. Калганнары – Мәскәүдән мәҗбүри тагылган депутатлар. Шуңа аларның каршы тавыш бирүе гаҗәп түгел.
Бу вәзгыятьтә законга тавыш бирмичә калу – ул шулай ук каршы тавыш бирү инде. Шуңа да имеш битараф булып кыланган Илдар Гыйльметдинов, Әлфия Когогина, Азат Ягъфәров, Ирек Богоуславский – шулай ук республикаларга, Россиядәге милли азчылыкларның фикерләренә каршы тавыш бирүчеләр.
Каршы тавыш бирсәләр дә, бирмәсәләр дә, берни үзгәрми дигән фикер туарга мөмкин. Мин килешмим. Нәрсәгә кирәк ул депутатлар кирәк чакта республиканы якламагач? Чигенүнең дә бер чиге булырга тиештер бит инде ул? Алар бит “үзләре белеп” туктамаячак. Каршылык булганда, әле ниндидер нәтиҗә булуы мөмкин.
3.Һәрвакыт башын иеп, ә дигәнгә ә, җә дигәнгә җә дип кесәсен генә кайгыртып торучыны фәрман бирүчеләр “яратсалар да”, беркайчан да хөрмәт итмиләр.
Әгәр 2017 елда – телгә һөҗүм барганда шул ук Гыйльметдиновлар яклаган булса, бәлки бу закон тумас та иде. Тукта, тавыш чыкты, ярамас, диярләр иде. Ул вакытта депутатлар дәшми калды. Тиз генә биреп җибәрделәр телне, менә нәтиҗәсе. Әле Гыйльметдинов шулай әйбәт, телне өйдә өйрәнә башлыйбыз дип сөйләп йөрде.
Русларда сүз бар бит “проверка не вшивость” дигән. 2017 елгы тикшерүне “шәп” уздык. Димәк, республикалар үзләренә каршы теләсә нинди законны да кабул итә диделәр дә, монысын да әзерләп тоттырдылар. Монысына да каршылык булмаса, чираттагысы әзер тора. Дума башлыгы Володин “СССР төзелгәндә милли республикалар, милләтләрнең үзбилгеләнүе хата булды”, дип сукранды. Чиратта – милли республикаларны бөтенләй юкка чыгару идеясе. Шуңа да чираттагы закон республикаларны бөтенләй юк итү турында булуы бар.
Фикерсез кешеләр беркайчан да хөрмәт уятмый. Үзен милләт сагында торган итеп күрсәткән Гыйльметдиновның да бер егетлек күрсәтеп, татар халкы тарихына телне саклаучы буларак керү мөмкинлеге бар иде. Мандат кадерлерәк булды. Аңа карап тормадылар барыбер – телне ирекле укыту турында закон кабул ителү белән милләтләр эшләре буенча комитет рәислегеннән чыгардылар кирәге беткәч. Татар кулы белән эшләнде булып кына кереп калды тарихка туган телне ирекле укыту турындагы закон.
Бу закон кабул ителер инде ул. Әмма депутатлар республиканың карашын белдерде. Үз фикерен әйткән депутатлар хөрмәт уята. Бу законга каршы тавыш бирүчеләрне дә куып кайтармадылар Мәскәүдән. Әһә, боларның үз фикерләре бар икән дип хөрмәт белән караганнар гынадыр аларга Думада да. Калганнарга да караганнардыр – болар билчән башы кебек, җил искән якка аварга торалар, боларга ни кушсаң да ризалар, дип. “Юк” дип әйтә белмәгәч, җиде бала таптым, дип сөйләп йөри бит Айгыр Мәрьям. Депутатларың шул өммәттән булса, әйләндерәләр инде алдынгы дояркага.
Ведущая «Болгар радиосы» Айгуль Хайруллина: биография
Детство Айгуль Хайруллиной
Айгуль Хайруллина обучалась в школе № 55. Девочка была примерной ученицей, проявляла лидерские способности в классе, организовывала разнообразные конкурсы, участвовала в школьных спектаклях, занималась пением и танцами. Именно в школе юная Айгуль осознала, что готова посвятить танцам всю свою жизнь.
Студенческие годы Айгуль Хайруллиной
Окончив школу с золотой медалью в Казани, Айгуль Хайруллина приняла решение поступать в местный университет на факультет математики (КФУ). В интервью «Болгар радиосы» девушка призналась, что сделала так, потому что в Казани не нашлось вуза с факультетом хореографии.
Начало карьеры и участие в шоу «Танцы»
В шоу «Танцы» в команде Денисовой Айгуль Хайруллина дойдет до 18-го места, после чего покинет столицу и вернется домой в Казань. Позже ведущая «Болгар радиосы» Айгуль Хайруллина поступила в государственный университет на курс хореографии.
Новый этап в жизни Айгуль Хайруллиной
Радиостанция «Болгар радиосы» в биографии Айгуль Хайруллиной сыграла важную роль. Девушка стала настоящей звездой радио и телевидения. Заманчивое предложение она получила, как только вернулась в родную Казань.
Со временем Айгуль освоила профессию телеведущей и получила работу на канале ТНВ. Девушка часто становится ведущей развлекательных передач на Казанском телевидении.
В жизни Айгуль Хайруллиной нашлось место и преподавательской деятельности. Девушка организовала курсы, на которых рассказывает о пути к успеху и о работе на «Болгар радиосы», обучает тонкостям работы на радио и телевидении, а также развивает писательскую деятельность.
Танцы и театр в жизни Айгуль Хайруллиной
Девушка преподает уроки танцев, одновременно работает в казанской студии «King step». Записаться на занятия к Айгуль может любой желающий.
У восходящей звезды «Болгар радиосы» Айгуль Хайруллиной биография очень насыщенная. Девушка также является актрисой татарского театра «Нур»: она играет роли в нескольких постановках.
Айгуль Хайруллина в соцсетях
Ведущая «Болгар радиосы» Айгуль Хайруллина является активным пользователем социальных сетей, аккаунты девушки есть в «Контакте» и «Инстаграме». У девушки почти 7 тысяч подписчиков, которые постоянно следят за ее биографией. На своих страницах Айгуль регулярно рассказывает поклонникам о предстоящих мероприятиях с ее участием.
Также девушка снимает видео и публикует их на страницах соцсетей.
Планы и увлечения ведущей «Болгар радиосы»
Кроме того, Айгуль Хайруллина увлекается психологией и йогой, любит читать, отдавая предпочтение научной литературе.
Продюсерский центр «Болгар радиосы»
Основной целью продюсерского центра является создание и продвижение музыкальных проектов. Сотрудничество уже со сложившимися артистами и помощь молодым исполнителям татарской эстрады в продвижении. Услугами продюсерского центра может воспользоваться любой желающий.
Мы отличаемся тщательным подходом к каждому клиенту.
Продюсерский центр «Болгар радиосы» принимает активное участие в формирование новых стандартов татарской эстрады и в создании культуры исполнения. Нас выгодно отличает и то, что мы занимаемся продвижением прежде всего достойных и талантливых артистов. Одним из основных задач продюсерского центра «Болгар радиосы»- воспитать новое поколения артистов, способных передавать зрителям чувства, высокие состояния, свое отношение.
Основная деятельность продюсерского центра « Болгар радиосы»
организация концертов, шоу-программ, дискотек, фестивалей и других социальных не эфирных акций;
продвижение талантливых исполнителей татарской эстрады;
ротация записанного аудио и видео материала на радио и ТВ;
проведение художественных советов «Болгар радиосы»
формирование музыкальной политики радио и ТВ
Преимущества продюсерского центра « Болгар радиосы»
мы работаем с артистами без посредников, благодаря чему проводим гибкую ценовую политику;
при создании музыкальных проектов мы ориентируемся на слушателя, его музыкальные ожидания и предпочтения;
гарантируем надежные партнерские отношения и индивидуальный подход к каждому клиенту;
Одним из основных проектов продюсерского центра «Болгар радиосы» является официальный теле-радио проект «Кайнар хит».
Песни, занявшие первые места в рейтинге «Хит парад месяца» становятся лауреатами ежегодной национальной музыкальной премии «Болгар радиосы».